Четверг, 16.05.2024, 11:34
Приветствую Вас Гость | RSS

         Кильдебякская средняя общеобразовательная школа

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 52
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

65 лет ВОВ

                                                                       Бөек Җиңүгә- 65 ел!
                                 Эш планы
 
Чаралар Үтәү вакыты Җаваплы
1. КОРБАНГАЛИ ТИМЕРГАЛИЕВ ТОРМЫШ ЮЛЫН ӨЙРӘНҮНЕ ДӘВАМ ИТҮ. ДАИМИ ЛАТИПОВА А.М.
2. КОРБАНГАЛИ ТИМЕРГАЛИЕВКА БАГЫШЛАНГАН СТЕНДНЫ ЯҢАРТУ. ЯНВАРЬ ХУСНУТДИНОВА Г.Г.
3.
МӘКТӘПТӘ ОЗАК ЕЛЛАР ЭШЛӘП, ЛАЕКЛЫ ЯЛГА ЧЫККАН ҺӘМ
 МӘРХҮМ БУЛГАН СУГЫШ ВЕТЕРАНЫ РАКОВ ФӘРИТ АБЫЙ КАБЕРЕНӘ ЧӘЧӘКЛӘР КУЮ, ТОРМЫШ ЮЛЫНА БАГЫШЛАНГАН ТЕЛДӘН ЖУРНАЛ ЧЫГАРУ.
АПРЕЛЬ ИСМАГИЛОВА.Л.М.
4. КИЛДЕБӘК АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ ҺӘМ ВАФАТ БУЛГАН СУГЫШ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ ТУРЫНДА БУКЛЕТЛАР ЭШЛӘП МУЗЕЙГА ТАПШЫРУ. ФЕВРАЛЬ КЛАСС ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
5. ТЫЛДА ЭШЛӘГӘН ӘБИЛӘРЕБЕЗ БАТЫРЛЫГЫ ТУРЫҢДА АЛЬБОМ ЭШЛӘП КУЮ. МАРТ ФАЗЫЛОВА.Г.Г.
6. ОБЕЛИСККА ШЕФЛЫК ИТҮ. ДАИМИ МУХАРЛЯМОВ.Р.А.
7. ТӘНӘФЕСЛӘРДӘ СУГЫШ ТУРЫНДА КАРАГАН НӘФИС ФИЛЬМНАР ТУРЫНДА ӘҢГӘМӘЛӘР ОЕШТЫРУ.
ДАИМИ ПЕДАГОГ-ОРГАНИЗАТОРЛАР
8. БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ТАМЫРДАН КИСКЕН БОРЫЛЫШ ЧОРЫ ТУРЫНДА ТЕЛДӘН ЧЫГЫШ ӘЗЕРЛӘҮ. НОЯБРЬ АБДУЛЛИНА.Л.М.
9. 'УКЫТУЧЫЛАР- ИЛЕБЕЗНЕҢ АЗАТЛЫГЫ ҺӘМ БӘЙСЕЗЛЕГЕ ӨЧЕН КӨРӘШТӘ" ДИГӘН ТЕМАГА ӘҢГӘМӘ. МАРТ ХИЛАЛУТДИНОВА.М.С.
10. "ГЕРОЙ ЯКТАШЛАРЫБЫЗ" ДИГӘН АЛЬБОМ ЭШЛӘП КУЮ.(САБА РАЙОНЫ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЙЛАРЫ.) АПРЕЛЬ МАВЛИТОВ.Н.М.
11. БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН ӘСӘРЛӘР УКУ ҺӘМ ФИКЕР АЛЫШУ. ДАИМИ КЛАСС ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
12. ҺӘЛАК БУЛГАН СУГЫШЧЫЛАР ГАИЛӘЛӘРЕНӘ, СУГЫШ ИНВАЛИДЛАРЫНА ҺӘМ ЯЛГЫЗ ЯШӘҮЧЕ ВЕТЕРАННАРГА ШЕФЛЫК ИТҮ. ДАИМИ ПЕДАГОГ-ОРГАНИЗАТОРЛАР
13. "БЕЗ ТЫНЫЧЛЫК ТЕЛИБЕЗ" ДИГӘН ТЕМАГА РӘСЕМ КОНКУРСЫ ҮТКӘРҮ. АПРЕЛЬ ИСМАГИЛОВА .Л.М.
14. МӘСКӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ, ЛЕНИНГРАД БЛОКАДАСЫ ҺӘМ БРЕСТ КРЕПОСТЕ ГЕРОЙЛАРЫ ТУРЫНДА ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ ДОКУМЕНТАЛЬ ЧЫГЫШ ӘЗЕРЛӘҮ. ФЕВРАЛЬ ИСМАГИЛОВА.Л.М., ПЕДАГОГ-ОРГАНИЗАТОРЛАР, КЛАСС ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
15. БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 65 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН МИТИНГ ҮТКӘРҮ, САФТА ЙӨРҮ КОНКУРСЫ. МАЙ КЛАСС ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ
16. РАЙОН, РЕСПУБЛИКА КҮЛӘМЕНДӘ УЗГАН КОНКУРСЛАРДА, АКЦИЯЛӘРДӘ АКТИВ КАТНАШУ. ДАИМИ
 
 
Саба районы Килдебәк урта мәктәбендә үткәрелгән Корбангали Тимергапиев исемендәге дружина сборының сценарие


"Сугыш хатирәләре" 1945-2010 еллар.

 Тема:"Сугыш хатирәләре"

Сборның планы:

1. Сәламләү.
2. Истә калдыруга уен.
3. Сборның төп темасы.
4. Җырлар җырлау.
5. Аерым бүлеп бирелгән темалар буенча укучыларның чыгышларын тыңлау.
6. Төрле уеннар оештыру.
7. Саубуллашу.

Сборның барышы:
1. Балалар оештыручы укытучы белән түгәрәккә басып"сәламләүне" оештыралар. Оештыручы укытучы уң кулы белән укучының уң кулына орына һәм шулай дәвам итә.
2. Аннан девиз әйтелә: "һәр көнне игелекле эш!".
3. Аннан соң отряд җыры җырлана."Ашкын кешем."
4. Истә калдыруга уен уйнау. Кәгазьгә 10 цифр язып, 30 с эчендә цифрларны истә калдырырга кирәк. 1 мин эчендә балалар язып күрсәтергә тиешләр. Иң күп истә калдыручыны бүләкләү. 5.Сборның төп темасына күчү.

1 нче укучы шигырь сөйли. (Зөфәр Шәйхетдинов шигырьләре)

2 нче укучы шигырь сөйли.

3 нче укучы шигырь сөйли.


1941 нче елны сугыш башлана. Сугыш 5 ел дәвам итә. Күпләр яу кырыннан әйләнеп кайта алмыйлар. Килдебәк авылына Җиңү алып кайткан ветераннардан:


1 .Закиров Мәксүт

 2.Латыйпов Хатип

З.Файзрахманов Мехәмәтгаяз

4.Якупов Йосыф

б.Мубаракшин Миннебай

 б.Раков Фәрит

7.Мөхетдинов Васил

8.Исмагилов Тимербай

9.Шакирҗанов Дәүли

10.Каюмов Мәхмүт

11. Мирзахметов Гаптеләхәт

12.Мавлетов Хуҗиәхмәт

13.Хәмзин Гаян

14.Фәттахетдинов Гаялетдин

15.Гасимов Мәхәмәт

16.3әкиев Мехәметдин

 Хәзерге вакытта Каюмов Мәхмүт абый гына исән.


1941 ел, 22 июнь.
 11 нче класс укучысы Халилов Алмаз укый:
 Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый.Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен ил халкы илебезне сакларга .фашистларга каршы сугышка күтәрелә. Безнең Килдебәк авылыннан да күпләр сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китәләр. Бик күпләр ил өчен барган сугышта башларын чит җирләрдә калдыралар, ә күпләр туган якларына әйләнеп кайткач, Бөек Җиңүнең 20-30-40-30 еллыкларын күрә алмыйча вафат булдылар. Без исәннәр ,аларны бер генә көн дә, бер генә сәгать тә ,бер генә минут та исебездән чыгармаска тиешбез. Сугыш әфәтеннән исән-сау әйләнеп кайткан, бүгенге көндә Җиңүнең 65 еллыгын күрергә насыйп булган ветеран-авылдашларыбызга олы рәхмәт хисләребезне белдереп, аларга картлык көннәрендә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет,шатлык телибез. Кайбер ветераннарның тормыш, һәм сугышчан юлларын сөйләп китик. 1 .Каюмов Мәхмүт абый турында: Каюмов Мәхмүт абый 29 мартта Килдебәк авылында туган.Килдебәктә 6 класс бетергән.Сугыш башланганчы "Октябрь"колхозында тракторист булып эшләгән. 1941 нче елда көзгә таба сугышка китә.Каменик өлкәсендә иң беренче тапкыр сугышка керә, 36 нчы отдельный танковый полкта шофер булып хезмәт итә. 2 ел действующий армиядә шофер була. Великие Луки-Белоруссия-Старый Русь.Брянский фронт- Орел, Курск, Каунас-Вильнюс Литвада- шушы урыннарда солдатларга сугыш кирәк-яраклары, ашамлыклар, корал ташыйлар. Мәхүт абый Орел тирәсендә авиация белән бомбага тотарга көнгә 3 рейс ясаган. Великие Луки янында танковый полк күп урыннарны немецларданазат итте.Курс өлкәләрен азат итүдә катнаштым дип сөйләде Мәхмүт абый. Сугышта Мәхмүт абыйның бертуган абыйсы Каюмов Солтанбәк хәбәрсез югалган. Мәхмүт абый сугыш беткәндә Каунас, Вильнюс шәһәрендә була. 1945 нче елның ноябрь азагында сугыштан кайта.Сугыштан кайткач, колхозда тракторда эшли. Бүгенге көндә пенсиядә, балалары һәм оныклары белән бергә Килдебәк авылында яшиләр.Оныклары Гөлсем һәм Таһир безнең мәктәптә укыйлар.

Чыгышлардан соң уен уйнау.

 Саубуллашу.

 Сборны йомгаклау.
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz